Хәерле көн, исәнмесез!
Хөрмәтле депутатлар һәм авыл халкы!
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч Советы һәм башкарма комитетының
2013 елдагы эшчәнлеге буенча отчет
Безнең Кайбыч авыл җирлеге составындагы дурт торак пунктта - 821 хуҗалык исәпләнә һәм анда барлыгы - 2328 кеше яши. Алдагы елда хуҗалыклар саны - 821 булган, барлыгы - 2333 кеше яшәгән. Олы Кайбычта - 597 хуҗалыкта - 1677, Иске Чәчкабтагы – 146 хуҗалыкта - 458, Афанасьевкада - 48 хуҗалыкта - 139, Симәкидәге - 30 хуҗалыкта – 72 кеше гомер кичерә. Безнең авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күбесе район үзәгендә урнашкан оешма-учреждениеләрдә эшли. Авыл җирлеге территориясендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә урнашкан. Аерым алганда, Иске Чәчкабта «Ак барс Кайбыч №3» филиалы “М. Закиров” исемендәге җәмгыятьтә - 42 кеше эшли, хәзер бу хуҗалык 2013 елның 1 февраль аеннан халык җыены карары белән «Гөбенә» агрофирмасына кушылып матур гына эшләп килә. Иске Чәчкаб мәктәбендә - 41 укучы белем ала, балалар бакчасына - 10 бала йөри. Өч торак пунктта халыкка мәдәният хезмәте күрсәтелә. Район үзәгендә балалар сәнгать мәктәбендә 134 укучы фортепьяно, баян, хореография классларында шөгыльләнә. Безнең авыл җирлеге буенча 6 егет армия сафларында хезмәт итә: Марданшин Азат Тагирович, Гилязов Аяз Жаудатович, Гайнуллин Ильназ Фирдусович, Ильмухин Рөстәм Наилович, Карипов Ильназ Ильясович. Ул егетләр безнең горурлыгыбыз. Шундый асыл егетләр үстереп биргән өчен аларның ата-аналарына олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм алар алдында башларыбызны иябез. Бик зур рәхмәт Сезгә!,
Иске Чәчкаб, авылында клуб, китапхәнә эшли, фельдшер - акушерлык пункты халыкка хезмәт күрсәтә.
Безнең җирлектә 25 сәүдә предприятиясе халыкка хезмәт күрсәтә. Шуларның 20-е шәхси эшмәкәрләрнеке, бишесе – “Кайбыч кооператоры” җәмгыятенеке. Иске Чәчкаб авылында бер кооператор кибете һәм ике шәхси эшмәкәр кибете эшләп тора.(өченчесе эшләп китә алмады ахрысы?)
2013 елда Олы Кайбыч авыл җирлегендә 36 бала туган, шуларның бишесе Иске Чәчкаб авылында туган, бу алдагы ел күрсәткечләреннән 10 балага артыграк. 2013 елда 38 кеше вафат булса, алдагы елда ул 29 кеше үлгән. Барлыгы - 9 яшь гаилә корылган, алдагы елда да ул - 9 гаилә корылган иде. 2013 елда - 4 гаилә таркалды, алдагы елда - 5 гаилә таркалды.
Безнең авыл җирлегендә - 8 Бөек Ватан сугышы ветераны, шуларның өчесе Иске Чәчкаб авылында һомер кичерә, толлар – 15, ялгыз яшәүче карт-карчыкларның саны - 5, блокадалы Ленинград михнәтләрен күргән 3 кеше гомер кичерә.
Ярдәмгә мохтаҗ ялгыз әби-бабайларга билгеләнгән социаль хезмәткәрләр үз хезмәтләренә җаваплы карый.
Олы Кайбыч авыл җирлеге ун округка бүленгән, һәрберсендә сайланган депутатлар бар. Иске Чәчкаб авылы ике окрукка бүленгән һәм ике депутат сайланды болар Хасанов Айрат Абдулхакович һәм Тазутдинов Мәсхут Абдулхакович. Отчет елында үткәрелгән – 4 халык җыелышында - 5 мәсьәлә каралды, шулай ук авыл җирлеге Советының 12 утырышы уздырылды 42 мәсьәлә каралды.
Без гражданнарны Җомга көннәрендә кабул итәргә тиеш булсак та, аларны ишек төбеннән борып җибәрмибез, һәр көнне кабул итеп, аларны борчыган мәсьәләләрне үз вакытында хәл итәргә тырышабыз. 2013 елда гражданнарга гаилә составы, җире булуы турында, шәхси ярдәмче хужалыкларны үстерү өчен, ташлама кредит алу өчен, шәхси йортларны теркәү һәм башка максатларда барлыгы 1079 справка бирелгән.
Иске Чәчкаб мәктәбендә 100 мең сумга тәрәзәләр алышынды һәм 748 мең сумга җылы бәдрәфләр эшләнде.
Узган ел бер яшь гаилә өстенлекле илкүләм проект нигезендә тугыз йөз алтмыш мең сум субcидия алып үз йортларын салып керсә 2013 елда 3 яшь гаилә Иске Чәчкаб авылында йортларында яши башладылар, мондый программаларны киләчәктәдә бетмәсеннәр иде барлык халкыбыз исеменнән призедентыбыз Рөстәм Нургалиевичка бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү юнәлешендә кредитлар бирелә башлагач, Олы Кайбыч авыл җирлегендә 2013 елда Татфондбанктан 31 кредит рәсмиләштерелгән, барлыгы 790 мең сумга, Ак Барс банктан 74 кредит 1 миллион 875 мең сумга, Сбербанктан 34 кредит 510 мең сумга, Россельхозбанктан 6 кредит 179 мең сумга. 2006-2013 елларга барлыгы 1024 кредит бирелгән 18 миллион 703 мең сумга.
Хәзер авылларыбыз урамнары шәһәр урамыннан ким түгел, халык моңна сиенеп туя алмый. Лампочкалар алыштырырга авыл советын кетеп ятмагыз, ике күрше кушылып алганда бик кыйбатка тешми ул.
Авыл җирлеге бюджеты нигездә җир, милек һәм табышка салынган салымнардан формалаша: 2012 елда физик затлардан:
· милек салымы – 285 мең сум җыелган булса, 2013 елда 322 мең 811сум жыелды.
· жир салымы -231 мең сум җыелган булса, 2013 елда 356 мең 906 сум жыелды.
Оешмалардан кергән салым: табышка 3 миллион 295 мең 776 сум булды, дәүләт милкендәге җирләрне арендалаган өчен 2012 елда 209 мең сум җыелган булса 2013 елда 228 мең 580 сум жыелды, милек арендасы өчен 74 мең сум җыелган булса, 2013 елда 54 мең 572 сум акча керде, җир сатудан 1 миллион 255 мең 419 сум, җир салымы 437 мең сум тәшкил итте. Салым җыею планын үтәсәктә салым түләмәүчеләр бар җир салымы буенча: 58 мең, миллек салымы буенча 72 мең 752 сум бурыч тора, бу бурычлар бердә акламый безнең халыкны, салымнарны вакытында түләмичә үзегезгә генә зыян саласыз.
Шәхси хуҗалыклардан сөт җыюның халыкка өстәмә акча кертүен без яхшы аңлыйбыз һәм моның өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Иске Чәчкаб, Афанасьевка хәттә Олы Кайбыч авылларында халыктан сөт җыю белән шәхси эшмәкәр Рафаэль Щукин шөгельләнә. Авыл җирлегендә барлыгы 110 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән Олы Кайбычта - 35, Иске Чәчкабта - 66 һәм Афанасьевкада – 9 баш сыер исәпләнә. 2013 елда барлыгы 246 мең килограмм сөт җыелган, бу 3 миллион 225 мең сум акча дигән сүз, бер сыердан -
Шәхси хуҗалыклардан авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан безнең җирлектә яшәүчеләр - 9 миллион 500 мең сум күләмендә табыш алган. Бер хуҗалыкка уртача - 11 мең 667 сум туры килә.
2013 елда авыл җирлегендә йорт һәм җир участокларына техник паспорт бирү буенча зур эшләр башкарылды. Калган хуҗалыклар тиз арада йорт һәм җир участокларын теркәү палатасы аша үткәреп бетерсеннәр иде, чөнки бәяләр көннән - көн артып бара.
Күп балалы семьяларга җир кишәрлеге бирү программасы буенча Олы Кайбыч авыл җирлегендә 52 җир кишәрлеге үлчәнеп кадастр учетына бастырылды. Безнең җирлектә барлыгы 39 күп балалы семья яши һәм 40 семьяга җир кишәрлеге бирелде, 24 җир кишәрлеге теркәү палатасы аша узган .
Олы Кайбыч авыл җирлегендә яшәүчеләр Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларда, митингта актив катнаша. Барлык авылларда да Халыкара Өлкәннәр көне үткәрелде, Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә Олы Кайбыч Һәм Иске Чәчкаб авылларында ифтар мәҗелесләре узды.
2014 елның 14 сентяберендә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар була. Барыгызны да сайлауларда көтеп калабыз. Безнен Кайбыч авыл жирлеге сайлауларда бик актив катнаша. Рәхмәт сезгә.
Планнар 2014 елга:
- Иске Чәчкаб авылында щебенкалы юл, быел Советский урамын ремонтлыйсы иде, ел саен бер урамны планга кертсәк ике ел өчендә безнең авыл урамнары ремонтланып бетәр иде Альберт Ильгизарович;
- клубка капитальный ремонт;
- күперләрне ремонтлап бетерәсе иде;
- Киләчәктә Иске Чәчкаб авылына модульный ФАПны планга кертәсе иде.
Проблемалар да булды:
- Коры җәйдә су белән тәэмин итүдә. Проблема үзебездән дә торды. Чөнки суны чикләүсез сибү аркасында кемгәдер җитми. Шунлыктан Крайняя урамын Первомайская урамыннан аерыр өчен деҗурный кран куелды. Барыбызныда суга счетчиклар куйдырырга өндәп калам. Кыенлыкларны контролләп җиңдек, аларны тудырмаска торыштык. Халыкны терлек азыгы белән тәэмин итүдә. “Закиров” хуҗалыгы җир пайлары өчен түләсә дә, күпчелек халыкның үзеннән дә тора. Бөтен булган болын-тугайларны чабып алу бик тә мөмкин эш.
Халыкка карата тәкъдимнәребез:
- чисталыкка омтылыш. Чокыр буйларын, урам-тыкырыкларны чүп түгү урынына әйләндермисе иде. Безнең авылда чокыр буенда нигенә юк.
- Иске мәчет урынын нишләтәбез инде? Җәен шәһәрдән кунакка кайткан малайларда шунда җыелышып яталар. Нинди тәкдимнәрегез бар? Сүтеп чистартып тирәсен тотып кусак ни булыр икән? Изге урын бит! Агачларын Раиль абый кисермен диеп әйтте иде сез каршы түгелдер бит?
- Иске Чәчкаб зиратында да бик каты чистарту эше алып барырга тырыштык ләкин халык бик каты битарафлылык күрсәтте, хәр йорттан диееп әйтмим нәселләреннәндә килүчеләр булмады. Киләчәктә бу эшне дәвам итәргә чакырып калам. Алып кайтып күмү буенча исегезгә төшереп үтәсем килә, безнең гәет көнне мәчеттә шөйләшүләр булган иде, анда ике мең сум диеп каралган иде. Шул шарт белән күмелючеләр юк әле. Мондый мәетне дә үлгәнлеккә кәгазен алмыча күмергә ярамый; моның өчен больница биргән кәгаз белән ЗАГС отделына мөрәҗәгат итәргә кирәк, бу биктә мөхим нәрсә өч көн срогы бар аның аннан сон штрафлар каралган. Бу турыда муллалар белән сөйләшүләр булды, зинхар өчен исегездән чыгармагыз әле.
- Барыбызны да борчыган тагын бер мәсәлә турында әйтеп китмичә булмый. Ул – Эчкечелек.
Шундый гаиләләрне без һәр вакыт контрольдә тотарга тиеш.
Бүгенге көндә безнең авыл җирлегендә эчкечелек буенча исәптә торучылар юк, әмма эчеп урам буенча йөрүчеләр, гаиләләренә кайтып гауга чыгаручылар да кызганычка каршы юк түгел. Мондый кешеләр белән даими эш алып барыла, ләкин җитәрлек түгел. Бу эш белән хатын-кызлар советы шөгельләнсә, эш урыннарында сөйләшүләр барса, бу яман чирдән тизрәк котылыр идек.
- Күрше-күләмнең бер-беренә игътибарын арттырырга чакырам. Авыл җирлегендәге һәр йорт, һәр кеше безгә кадерле, шуңа бер-беребезне саклап яшик.
- Авылны гомүмән хәрбер урамны, хәрбер токырыкны аерым алганда хәрбер йорт тирәсен үрнәк тәртиптә тотарга тиеш булабыз. Моның өчен хәрберебезгә бик күп эшләр башкарырга туры киләчәк.
Хөрмәтле депутатлар һәм авыл халкы!
Әлеге отчет докладында гына авыл җирлегенең
барлык эшчәнлеген дә киң яктырту мөмкин түгел.
Аны депутатлар һәм биредә катнашучылар үз
чыгышлары белән тулыландырыр, эшчәнлегебезне
тагын да яхшырту өчен фикер – тәкъдимнәрен
җиткерерләр дип уйлыйм.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!