Татарстан Республикасы
Кайбыч муниципаль районы
Олы Кайбыч авыл җирлеге Советының һәм башкарма комитетының 2014 нче елда эшләнгән эшенә отчеты һәм алда торган бурычлар.
Хәерле көн, исәнмесез!
Хөрмәтле депутатлар һәм авыл халкы!
Узган отчет елы илебездә булып узган, дөнья күләм сәяси тынгысызлык, нефть бәясенең аска тәгәрәве белән үзенчәлекле булды. Илебезнең финанс өлкәсендәге тотрыксызлык, безнең кебек дотация хисабына көн күргән авыл җирлекләренә алдагы елларда планнаштырган барлык эшләрне эшләргә саграк карарга, соңгы елларда ирешкән уңышларның әһәмиятен ныграк аңларга этәрер дип уйлыйм. Икътисадый кризис безгә нык кагылмасын өчен, без һәр адымыбызны уйлап атларга, бюджет акчасын уйлап, саклап тотарга тырышырга, үзебезнең җирлек дәрәҗәсендә бюджетны тулыландыру өлкәсендә ныклап эшләргә тиеш булабыз. Ә хәзер әйдәгез, 2014 елдагы эшчәнлегебезне анализлап китик.
Олы Кайбыч авыл жирлеге Советы 2014 ел дәвамында үзенең эшен алдан төзелгән план нигезендә алып барырга тырыштым.
1. Узәк урамында су жыелып ятмасын өчен күпер мәсәләсен 2014 -2015 ел дәвамында хәл итәргә.
2. Зират тирәләрен төзекләндерү буенча эшне дәвам итү;
3. 2014 ел планына Бәрле елгасы буйларын тезекләндерүне кертү.
4. 2014 елгы тезелеш планына Олы Кайбычтагы Октябрь урамы тыкрыгы һәм Сиреневая урамына щебень салуны кертергә.
5. Район узәгендә җәяүлеләр чыгу урыннары төзу мәсәләсен өйрәнергә, аеруча балалар бакчасы тирәсендә.
6. Мәдәният йортындагы бию залын бассейн да булган спорт комплексына күчерү мәсәләсен уйларга.
7. Урамдагы лампаларны тиешле урыннарга бүлеп чыгу.
8. Иске Чәчкабтагы китапхәнәгә косметик ремонт ясау.
9. Иске Чәчкабтагы ике күперен дә торышын күзәтеп торырга, кирәк булган очракта, ремонт ясарга.
10. Бердәм проект буенча колонкаларга өскормалар төзәргә, моңа спонсорлык акчаларын жәлеп итәргә.
11. Иске Чәчкаб авылында Совет урамнарына каты өслекле юл ясау:
12. Төзекләндерү планына ел саен берәр чишмәне ремонтлауны кертергә, моңа спонсорлык акчаларын жәлеп итәргә.
13. Җир пайларына тулысынча исәп-хисап ясалуына ирешү;
14. Жирлектә чисталык һәм тәртип булдыру өстендә административ комиссия белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә, терлекләрнең теләсә кайда йөрүенә юл куймау, этләрне бәйда тоту;
15 “Ак Барс Кайбыч» җәмгыятенен өченче филиалы җитәкчелегенә авария хәлендәге иске мәктәп һәм иске клуб бинасын сүтеп алып китүдә ярдәм сорап мөрәжәгәть итү.
Мин үз чыгышымда 2014 елда планга кертелгән эшләрнең нинди күләмдә үтәлешенә анализ ясарга һәм 2015 елга алда торган бурычлар белән таныштырырга телим
АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БЮДЖЕТЫ
2014 елда авыл жирлеге Советы һәм башкарма комитеты бюджетының керем һәм чыгым өлеше 4 млн. 827 мең сум булса, ел ахырына керем өлешенең планы 5 млн. 779 мең сум булды, үтәлеш 5 млн. 969 мең сумны тәшкил итте. Бюджетта каралган акча урынлы файдаланылды, үтәлеш 124% булды.
Исполнение доходов и расходов по Большекайбицкому СП за 2014 год
|
||||
|
Годовой план |
Уточненный план |
Исполнение |
% |
Земельный налог |
774 000 |
881 171 |
890 000 |
120% |
Налог на имущество |
314 000 |
314 000 |
324 000 |
108% |
Подоходный налог |
2 948 000 |
3 359 000 |
3 539 280 |
105% |
Аренда имущества |
55 000 |
55 000 |
54 573 |
99,2%
|
Арендная плата за земли |
180 000 |
180 000 |
209 000 |
116% |
Единый сельхоз налог |
8 000 |
8 000 |
35 015 |
438% |
От платных услуг |
528 000 |
1 036 291 |
1 056 612 |
102% |
Штрафы, санкции, возмещение ущерба |
20 000 |
20 000 |
28 030 |
140% |
Продажа земельных участков |
- |
20 400 |
29 600 |
145% |
Всего по налогам |
4 827 000 |
5 874 000 |
6 167 000 |
105 % |
Авыл җирлеге бюдҗеты нигездә җир, миллек һәм табышка салынган салымнардан формалаша. Аның планы 5 миллион 874 мең сум булса, үтәлеш 6 миллион 167 мең сум, яки 105 % булды.
· жир салымы – план 774 000 - үтәлеш 890 000 – 120%;
· милек салымы – план 314 000 – үтәлеш 324 мең сум -108%;
- оешмалардан кергән салым: - план 3 миллион 359 мең – үтәлеш – 3 миллион 539 мең сум – 105%;
- дәүләт милкендәге җирләрне арендалаган өчен – план 180 мең сум – үтәлеш 209 мең сум – 116%;
- милек арендасы өчен – план 55 мең сум – үтәлеш 54 мең 5873 сум – 99,2%;
- җир сатудан – план 20 мең 400 сум – үтәлеш 29 мең 600 сум – 145%;
Салым җыюда үзгәрешләр дә булып тора. Отчет елында квитанцияләр салым инспекциясе тарафыннан халыкка почта аркылы конверт белән килде. Салымны җыя башлагач, күп кешегә квитанцияләрнең бөтенләй килмәве ачыкланды, һәм телефннан ачыкладык.
Авыл җирлеге бюджетының нигезен тәэмин итүче жир һәм милек салымнары, пай җирләренә салым, авырлык белән жыела.
Салым җыею планын үтәсәктә салым түләмәүчеләр бар. Җир салымы буенча: 92 мең 700 сум: Болар (Садыков Дамир Зарифович, Шагивалеев Марсель Фазылович, Хабибуллин Хасан Хамзович, Гилязов Саяр Тагирзянович). Милек салымы буенча 83 мең 200 сум бурыч тора: Болар (Закиров Азат Саидгараевич, Хабибуллин Хасан Хамзович, Сафиуллин Роберт Равилович, Шагивалеев Марсель Фазылович, Анисимова Екатерина Юриевна). Безнең алда недоимканы җыеп бетерү бурычы тора. Өстәмә керем булган очракта без бу акчага нинди дә булса эш башкара алабыз дигән сүз.
АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНДӘ ШӘХСИ ХУҖАЛЫКЛАР
Бүгенг көндә авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларны үстерү һәм халыкның активлыгын арттыру - иң мөһим чараларның берсе булып тора. Шәхси хуҗалыклар авылда яшәүчеләрнең таяныч ноктасы булып санала 2015елның 1 январына Олы Кайбыч авыл җирлеге составындагы дурт торак пунктта - 828 хуҗалык исәпләнә һәм анда барлыгы - 2342 кеше яши. Алдагы елда хуҗалыклар саны - 823 булган, барлыгы - 2328 кеше яшәгән. Олы Кайбычта - 599 хуҗалыкта - 1677, Иске Чәчкабтагы – 146 хуҗалыкта - 456, Афанасьевкада - 48 хуҗалыкта - 137, Симәкидәге - 30 хуҗалыкта – 72 кеше гомер кичерә.
Наименование населенного пункта |
Всего |
в том числе |
||||
хозяйства |
населения |
отсутствующих |
наличных |
|||
хозяйств |
население |
хозяйств |
население |
|||
с.Б. Кайбицы |
599 |
1677 |
5 |
9 |
599 |
1677 |
с. Ст. Чечкабы |
146 |
456 |
3 |
- |
143 |
456 |
д. Афанасьевка |
48 |
137 |
2 |
- |
46 |
137 |
с. Семикеево |
30 |
72 |
4 |
- |
26 |
72 |
ИТОГО: |
828 |
2342 |
14 |
9 |
823 |
2342 |
Шуларның Олы Кайбыч авылында эшка яраклы халык саны 699 кеше алар арасыннан 1 кеше авыл хуҗалыгында, бюдҗетта эләүчеләр 298 кеше, төрле оешмаларда эшләүчеләр 381 кеше, кырыйга китеп эшләүчеләр 13 кеше һәм эшсез 6 кеше санала. Калган авылларыбызны слайдта күрәсез.
Занятость населения |
с.Б. Кайбицы |
с.Ст. Чечкабы |
д. Афанасьевка |
с. Семикеево |
Всего: |
Трудоспособное население, всего |
699 |
181 |
73 |
29 |
982 |
Из них работающие |
|
|
|
|
|
-в сельском хозяйстве |
1 |
44 |
3 |
3 |
51 |
-в бюджетной сфере |
298 |
66 |
30 |
10 |
404 |
Другие организации |
381 |
63 |
35 |
9 |
488 |
-работающие за пределами села |
13 |
3 |
4 |
5 |
25 |
Численность безработных |
6 |
5 |
1 |
2 |
14 |
Бүгенге көндә авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларны үстерү һәм халыкның активлыгын арттыру - иң мөһим чараларның берсе булып тора. Шәхси хуҗалыклар авылда яшәүчеләрнең таяныч ноктасы булып санала. Авыл кешесе үзенең бакчасы, терлек-туары аша гаилә бюджетын шактый тулыландыра. Терлек-туарны күпме телисең, шулкадәр асрарга мөмкин. Әлеге юнәлешләрдә кабул ителгән программалар саны дистәдән арта. Авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен тагын да яхшыртуга хөкүмәт дәрәҗәсендә зур игътибар бирелүе бер дә гаҗәп түгел.Чөнки авыл- ил терәге. Дөрес, бу эшкә хезмәт сөючеләр, тәвәкәлләр генә алына. Ишегалды тутырып мал асрар өчен зур хезмәт куярга кирәк. Ел саен 3-4 яңа төзелеп сафка баскан йортлар, яна корылмалар, терлек абзарлары- болар халыкның тырышлыгын раслаучы мисал. Димәк, терлекнең баш санын арттыру юлы белән халыкның яшәү шартларын уңай якка үзгәртеп була.
Ярдәм итүнең иң нәтиҗәле формасы - авыл халкына субсидияләнгән кредитлар бирү. Агымдагы елда шундый кредитны 131 хуҗалык 32 млн 547 мең сум күләмендә, Татфондбанк 21 хуҗалыкка барлыгы 4 миллион 734 мең сум, Ак Барс банк 77 хуҗалыкка 20 миллион 984 мең сум, Сбербанк 33 хуҗалыкка 6 миллион 829 мең сум, Россельхозбанк 2014 елда кридитлар алучы булмаган. Барлыгы 2014 елда. 2006 елдан башлап бүгенге көнгә кадәрле 1161 хуҗалык 219 млн 576 мен сум күләмендә алдылар. Кредит акчасына мөгезле эре терлек, умарта оялары, төрле авыл хуҗалыгы техникасы алынган, терлек тораклары эшләнгән яки аларга реконструкция үткәрелгән. Программа хуҗалыкны үстерергә, ныгытырга мөмкинлек бирә.
|
Татфондбанк |
Ак Барс банк |
Сбербанк |
Россельхозбанк |
Барлыгы |
2014 елда |
21/ 4 млн. 734 мең |
77/20 млн. 984мең |
33/6 млн. 829мең |
- |
131 /32млн. 547 мең |
2006 елдан башлап |
309/55 млн. 802 мең |
413/86 млн. 681 мең |
364/63 млн. 504 мең |
75/13 млн. 589 мең |
1161/ 219 млн. 576 мең |
АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНДӘ ЯШӘҮЧЕЛӘРНЕҢ ШӨГЫЛЕ
Безнең авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күбесе район үзәгендә урнашкан оешма-учреждениеләрдә эшли. Авыл җирлеге территориясендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә урнашкан. Аерым алганда, Иске Чәчкабта «Ак барс Кайбицы №3» филиалы “М. Закиров” исемендәге җәмгыятьтә - 44 кеше эшли, Афанасьефка, Симәки авылларын үз эченә алган «Ак барс Кайбицы №2» филиалы “Садовод” җәмгыятендә - 6 кеше хезмәт куя. Бездә шулай ук - 47 шәхси эшмәкәр һәм ялланып эшләүче - 30 кеше бар. “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасына кушылганнан сон авыл хуҗалыгында уңай якка зур үзгәрешләр күзәтелә. Кырларыбыз буш ятмый, хәтта чәчү һәм урып-җыю вакытын халык күрми дә калырга мөмкин, элек ай буена сузылган эшләр хәзер ике-өч көн өчендә башкарыла. Ферманың тирә-юне гомердә булмаганча тәртипкә салынды, эшләүчеләр өчен уңай шартлар тудырылды. Авыл җирлегендә эшкә иренмәгән кешегә эшләргә эш бар Авылда шәхси бульдозеры, бәрәңге утырту, алу җайланмалары булган трактор хуҗалары бар. Әлбәттә, без моңа шатланабыз, чөнки авыл җирендә эшне оештыру өчен аларның һәрберсе кирәк. Дәүләттән төрле программалар һәм грантлар рәвешендә бирелүче ярдәмнән һәркем файдалана ала. Эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән “Лизинг-грант” программасына соңгы вакытта керергә теләүчеләр никтер күренми. Шулай ук сыерлар алып, сөтчелек юнәлешендә гаилә фермасын ачып җибәрерлек тырыш кешеләр бездә бар, теләк белдереп, бу эшкә алынучы юк. Хөкүмәтнең эшсез калучыларга ярдәм итү йөзеннән кабул ителгән “Үзъмәшгульлек” программасы дәвам итә. Бу программаның асылы -мәшгульлек үзәкләре аша гражданнарны эшмәкәрлеккә тарту, аларга үз эшләрен ачуда булышу икәнлеген беләбез.
МӘГАРИФ
Олы Кайбычта урта гомумбелем бирү мәктәбендә - 389, Иске Чәчкаб мәктәбендә - 57 укучы белем ала. Мәктәп-авыл җирлегендәге иң зур коллективтан торган учреждение. Авыл җирлегендә оештырыла торган нинди генә эш булмасын, мөрәҗәгать иткәннән соң, мәктәп директорлары Алия Асхотовна һәм Айдар Абдулхакович бернинди каршылыксыз, үзләренең кул астында эшләүче коллектив һәм укучылар белән эшне оештырырга булышалар. Әлбәттә, үзара аңлашып, килешеп эшләгәндә эшнең нәтиҗәсе дә әйбәт була. Алия Асхатовна чыгышын аерым тыңлап китәрбез. Район үзәгендәге “Миләшкәй” балалар бакчасында – 132 бала, Иске Чәчкаб балалар бакчасына - 9 бала тәрбияләнә шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә 75 укучы фортепьяно, баян, классларында шөгыльләнә.
МӘДӘНИ ЧАРАЛАР
Өч торак пунктта халыкка мәдәният хезмәте күрсәтелә. Олы Кайбычта - район мәдәният йорты бүгенге көндә ремонт эшләре алынып барыла, үзәк китапхәнә эшли. Бәйрәмнәр уңаеннан матур гына чаралар үткәрелеп килде. Ләкин шуны әйтү зарури, авыл талантларга бик бай булса да, мәдәният йортында үтә торган чараларга кешене катнаштыру бик авыр. Катнашу түгел, хәтта үзебездә әзерләнгән чараларны, кырыйдан килгән концерт-спектакльләрне карап утырырга да халык аз җыела. Иске Чәчкаб, Афанасьевка авылларында мәдәният йорты, клуб, китапхәнәләр эшли. Ике мәчетебез эшләп килә .
ЯШЬЛӘР БЕЛӘН ЭШ ,СПОРТ, АРМИЯ САФЛАРЫНА ЧАКЫРЫЛЫШ
Спорт белән авылда яшьләр дә, мәктәп укучылары да мәктәпнең спорт залында шөгыльләнәләр. Мәктәп участогында заман таләпләренә туры китерелеп спорт площадкасы кулланышка тапшырылды. Сабан туе майданында авылыбыз яшләре өчен зур һәм матур иттереп спорт площадкасы эшләнәчәк. Шулай ук безнең чемпионнарыбыз өчен Кайбыч катогы ачылып матургына эшләп килә. Шушы форсаттан файдаланып безнең чемпионнарыбызны җиңүләре белән котлап китәм. Рушан Галимуллович һәм Радик Равилович тырышлыгы белән Иске Чәчкаб авылындада яшләргә каток ачылып матургына эшли башлады. Авыл яшләре исеменнән шәхсән үземнең исемемнән бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Бу көннәрдә без бик зарыгып кеткән спортивный комплекс бассейн ачылачак барыгызны да көтеп калабыз. Безнең авыл җирлеге буенча 2 егет армия сафларында хезмәт итә: Калимуллин Радик Азатович, Гарафутдинов Раиль Айратович. Ул егетләр безнең горурлыгыбыз. Шундый асыл егетләр үстереп биргән өчен аларның ата-аналарына олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм алар алдында башларыбызны иябез. Бик зур рәхмәт Сезгә! Качып йөрүче егетләребездә бар. Ничә мәртәбә повестка бирептә килмиләр.
СӘЛАМӘТЛЕКНЕ САКЛАУ
Олы Кайбычта район үзәк сырхауханәсе урнашкан, Иске Чәчкаб, Симәкидә фельдшер - акушерлык пунктлары халыкка хезмәт күрсәтә. ООО “ВИКА” подрядчига көче белән Олы Кайбыч район үзәк сырхауханәсендә ремонтлау эшләре бара.
КИБЕТЛӘРНЕҢ ЭШЧӘНЛЕГЕ
Олы Кайбыч авыл җирлегендә 23 сәүдә предприятиясе халыкка хезмәт күрсәтә. Шуларның 20-е шәхси эшмәкәрләрнеке, эчесе – “Кайбыч кооператоры” җәмгыятенеке. Элекеге универмаг бинасындагы ябык базарда промышленность һәм азык – төлек товарлары сатыла. Шәхси эшмәкәр Сөләйман Гафиятуллин тырышлыгы белән якшәмбе ачык базары заман таләпләре буенча әйбәт кенә эшләп килә.
АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНДӘ ДЕМОГРАФИК ХӘЛНЕҢ ТОРЫШЫ
2014 елда Олы Кайбыч авыл җирлегендә 27 бала туган, бу алдагы ел күрсәткечләреннән 9 балага кимерәк. 2014 елда 26 кеше вафат булды, бу алдагы ел күрсәткечләреннән 9 кешегә күберәк. Барлыгы - 13 яшь гаилә корылган, алдагы елда ул – 9 гаилә иде. 2014 елда - 4 гаилә таркалды, алдагы елда - 4 гаилә таркалды. Хөкүмәт тарафыннан яшәү һәм нормаль тормыш алып бару өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылуга карамастан, авылда калучы яшьләр сафы сирәгәя, һәм калганнары да үзләренә киләчәк, таяныч булырдай ул һәм кызлар алып кайтырга артык атлыгып тормыйлар. Ә бит уйлап карасак авылларыбызда яшәү өчен мөмкинлекләр читтән ашкан, юл, су, газ, интернет, балалар бакчасы, мәктәп булмау кебек проблемалар юк. Авылда төпләнеп калган яшьләребезгә дә ел саен дистәгә якын хөкүмәтнең төрледән төрле программалары нигезендә яңа йөртлар җиткерү өчен акчалата ярдәм ителеп тора. Отчет елында гына мәсәлән авыл җирлеге буенча 5 гайлә яңа йорт җиткезделәр.
|
2010 |
2011 |
2012 |
2013год |
2014 год |
Туганнар |
22 |
20 |
|
36 |
27 |
Үлгәннәр |
24 |
22 |
29 |
17 |
26 |
Кайтканнр |
46 |
42 |
48 |
55 |
65 |
Киткәннәр |
33 |
77 |
35 |
38 |
27 |
СОЦИАЛЬ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ
Безнең авыл җирлегендә - 5 Бөек Ватан сугышы ветераны, толлар – 17, ялгыз яшәүче карт-карчыкларның саны - 15, блокадалы Ленинград михнәтләрен күргән 3 кеше гомер кичерә.
Ярдәмгә мохтаҗ ялгыз әби-бабайларга билгеләнгән социаль хезмәткәрләр үз хезмәтләренә җаваплы карый.
ХОКУК ТӘРТИБЕН САКЛАУ
Авыл җирлеге җитәкчелеге эшенең тагын бер юнәлеше-үз территорияңдә хокук тәртибе үтәлешен тәэмин итү, яшьләрне хокукый яктан тәрбияләү, закон бозуларны профилактикалау. Безнен авыл жирлегендә полициянең участок уполномоченные булып ел дәвамында Гиниятуллин Дамир Кыяметдин улы эшләде. Ел башыннан ул башка эшкә күчте. Озак еллар Дамир белән кулга-кул тотынышып, килеп туган проблемаларны бергә хәл итеп эшләдек. Участок уполномоченные белән авыл жирлеге җитәкчелеге тыгыз бәйләнештә торып эшләгәндә генә тынычлык һәм тәртипне саклап була. Хокук сагында эшләүче тагын бер егетебез Шәфиев Альберт Равил улы бүген сезнең каршыда чыгыш ясаячак, аның беләндә бер беребезне аңлап матургына эшләрбез диеп ошанып калам.
АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНЕҢ ЭШЧӘНЛЕГЕ
Олы Кайбыч авыл җирлеге ун округка бүленгән, һәрберсендә сайланган депутатлар бар. Отчет елында үткәрелгән – 4 халык җыелышында - 5 мәсьәлә каралды, шулай ук авыл җирлеге Советының 12 утырышы уздырылды 42 мәсьәлә каралды.
Без гражданнарны Җомга көннәрендә кабул итәргә тиеш булсак та, аларны ишек төбеннән борып җибәрмибез, һәр көнне кабул итеп, аларны борчыган мәсьәләләрне үз вакытында хәл итәргә тырышабыз. 2014 елда гражданнарга гаилә составы, җире булуы турында, шәхси ярдәмче хужалыкларны үстерү өчен, ташлама кредит алу өчен, шәхси йортларны теркәү һәм башка максатларда барлыгы 1496 справка бирелгән.
2014 елда урам уты яндырылган өчен 171 мең 591 кв.т. электр энергиясе тотылды һәм 733 мең 552 сум күләмендә акча түләнде, бу бер светильника 730 кВт. туры килә. Утларны яндырып сүндерүче, таймерларларны, лампаларны ел дәвамында ООО Апас Энерго-сервис оешмасы көйләп, сафтан чыкканнарын алмаштырып тордылар хәм аларга бу хезмәтләре өчен 2014 елда елда барлыгы 99 мең 300 сум акча күчерелде. Таймерларны сәгать режимында, көннең кыскару һәм озынаю халәтенә карап күчереп торабыз.Төнге 1 дән иртәнге 5 кә кадәр утлар сүнеп тора, сәгат 5 тән 06-30 кабынып ала. Олы Кайбыч авылында лампаларны көйләп бетереп барабыз. Кайсы баганада утлар ишекалдына каратып куелган иде. Центральный урамда бер багана аралаш лампалар яна, ә инде калган урамнарда өч баганага бер лампа куелды. Безнең Кайбыч район үзәге булганлыктан гына 250 ле лапаларны калдырырга рөхсәт итте Альберт Ильгизәрович, калган авылларда 250ле лампалар 125легә күчерелеп бетте. Әммәдә ләкин бу лампалар озакка чыдамыйлар, кайберләре ике өч көн өчендә сафтан чыгалар. Кибетләребездә светодиотный лампалар сатыла башладылар 20,30-50 ватлылар, болар беренчедән утны әз ягалар, икенчедән якты яналар һәм өченчедән озакка чыдыйлар. Мондый ламапларны хуҗалыкларга алып куярга рөхсәт ителә, хәттә багана саен, Марс Салиховичлар каршыннан 250 ле светильник алынды шул ук көнне свитодиотный лампа сатып алды да электриклар куеп та бирделәр .
Хәзер авылларыбыз урамнары шәһәр урамыннан ким түгел, халык моңна сөенеп туя алмый.
Узган елда 8 яшь гаиләгә өстенлекле илкүләм проект нигезендә 6 миллион 855 мең сум субcидия бирелде, 2015 елда 23 яшь гаилә чиратта торалар, барлыгы 26 миллион 404 мең сумлык субсидия көтелә, мондый программалар киләчәктәдә бетмәсеннәр иде барлык халкыбыз исеменнән призедентыбыз Рөстәм Нургалиевичка бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
ЮЛЛАР
Авыл җирлеге җитәкчелеге эшчәнлегенең төп максаты – халыкның тормыш муллыгын үстерү, социаль-көнкүреш шартларын яхшырту, барлык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тиешле шартлар тудыру. Юлларны төзекләндерү проблемасы елдан-ел уңышлы хәл ителә бара:
2014 елда Иске Чәчкаб авылында советлар урамына 640 метрга каты өслекле юл салынды барлыгы 2 миллион 200 меңгә;
2015 елда Иске Чәчкаб авылында Клуб урамыны
Олы кайбыч авылында Центральный урамында
Качкалак урамында
Ш.Галиева урамында
Родниковый урамында
Спортивный урамына
Солнечный бульвар урамында
Саз урамында
Хөкүмәтнең ярдәме булса бу эшләрне киләчәктә дә дәвам итәсе иде.
Яңа йортлар
Безнең җирлектә яңа йортлар төзү дәвам итә. Шәукәт Галиев урамында 2 миллион 35 меңгә күз нурын алырлык ике йорт сафка басты, бу йортлар хуҗаларына тапшырылды. 2015 елда тагын ике яңа йорт төзү күз алдында тотыла. Районыбыз башлыгы Альберт Ильгизаровичка зур рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктәдә мондый төзелешләр дәвам итсен иде.
2014 елда “Строительство жилья для молодых семей» программасы буенча 8 яш гаилә 6 миллион 855 мең сум күләмендә субсидия алдылар.
2015 елга 23 яш гаилә чиратта торалар барлыгы 26 миллион 404 мең сум күләмендә субсидия кирәк булачак.
2015 елда “Аварийное жилье» программасы буенча Ш. Галиева урамында ике квартиралы йорт төзеләчәк барлыгы 2 миллион 482 меңгә.
2015 елда “Жилье для детей сирот» программасы бунча Октябрь урамында 16 квартиралы йорт сафка басар диеп өметләнәбез барлыгы 16 миллион 43 меңгә.
2015 елда “Арендное жилье” программасы буенча шул ук урамда 14 квартиралы йорт салына диеп планда тора барлыгы 14 миллионга.
«Жилье для специалистов» программасы буенча яңа Северная урамында күз нурын алырдай 9 бер квартиралы йортлар калкып чыктылар, барлыгы 10 миллион 386 меңгә, 2015 елда төзелеп бетәчәк Аллахы Боерса.
2015 елда «Доступная среда» программасы буенча Галия Кайбицкая исемендәге мүзейга ремонт каралган.
2014 елда барлыгы 1205 квадрат метр 12 йорт куллануга тапшырылды.
Кайбыч халкына ял итәр өчен 100 метрга
Сабан туй мәйданы тирәсе яңартылды моның өчен 389 мең сум акча тотылды.
Шәхси хуҗалыклардан сөт җыюның халыкка өстәмә акча кертүен без яхшы аңлыйбыз һәм моның өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Иске Чәчкаб, Афанасьевка хәттә Олы Кайбыч авылларында халыктан сөт җыю белән шәхси эшмәкәр Рафаэль Щукин шөгельләнә. Авыл җирлегендә барлыгы 78 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән Олы Кайбычта - 18, Иске Чәчкабта - 54 һәм Афанасьевкада – 6 баш сыер исәпләнә. 2014 елда барлыгы 181 мең килограмм сөт җыелган, бу 2 миллион 785 мең сум акча дигән сүз, бер сыердан -
Шәхси хуҗалыклардан авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан безнең җирлектә яшәүчеләр - 12 миллион 690 мең сум күләмендә табыш алган. Бер хуҗалыкка уртача - 15 мең 420 сум туры килә.
|
2011 |
2012 |
2013 |
2014 |
Мөгезле эре терлек |
480 |
425 |
400 |
339 |
Шул исәптә сыерлар |
205 |
115 |
110 |
78 |
Дуңгызлар |
70 |
12 |
22 |
14 |
сарыклар |
779 |
782 |
476 |
452 |
Кәҗәләр |
158 |
183 |
270 |
232 |
Атлар |
23 |
23 |
16 |
16 |
Кош-корт |
1066 |
1020 |
2100 |
1600 |
Умарта оялары |
255 |
255 |
235 |
250 |
ЙОРТ ҺӘМ ҖИРНЕ ТЕРКӘҮ
Иске Чәчкаб авылында 146 йорт исәптә тора, шуларның 143-сендә кеше яши. Күчемсез милек хуҗаларының күбесе үзләренең милекләрен теркәүне төгәлләделәр. Иске Чәчкаб авылында 32 җир кишәрлеге хуҗалары теркәү палатасы аша үтмәгән. Олы Кайбыч авылында 604 йорт исәптә тора, шуларның 599-зында кеше яши. Афанасьевка авылында 48 йорт исәптә тора, шуларның 46-сендә кеше яши. Симәки авылында 30 йорт исәптә тора, шуларның 26-сында кеше яши. Күчемсез милек хуҗаларының күбесе үзләренең милекләрен теркәүне төгәлләделәр.
Олы Кайбычта авылында 118 җир кишәрлеге, Иске Чәчкаб авылында 32 җир кишәрлеге, Афанасьевка авылында 5 җир кишәрлеге һәм Симәки авылында 14 җир кишәрлеге хуҗалары теркәү палатасы аша үтмәгән. Димәк алардан җир өчен дә, милек өчен дә салым җыеп булмый. Мондый законсыз рәвештә җирдән файдаланучыларга муниципаль җир контроле тарафыннан актлар төзелеп, штрафлар да бирелде. Аларның күбесе шуннан сон йөреп, йорт-җирне үзләре исеменә күчерделәр. Ләкин кеше үлгән саен бу сан яңадан арта. Алар арасында буш, кеше яшәми торган йортлар да бар. Кырыйда яшәүче балаларының адресларын табып аларга хатлар җибәрдек, ләкин йөгереп кайтып теркәргә ябышучылар юк әле. Гомүмән, һәр милекнең һәм җирнең хуҗасы кем икәне билгеле булырга тиеш. Шушы хуҗалыклар тиз арада йорт һәм җир участокларын теркәү палатасы аша үткәреп бетерсеннәр иде, чөнки бәяләр көннән - көн артып бара. 2015 елның 1 январыннан законсыз рәвештә җирдән файдаланган өчен штраф бәяләре бик күпкә артты. Иң әз штраф 10 мең сум тәшкил итә. Мәсәлән Олы Кайбыч авылында Галиаскаров Зөфәр абыйның 4 җир кишәрлеге булганы ачыкланды, бер җир кишәрлеге дә теркәү үтмәгән. Бу мисалда калган шундый кешеләр булса бу сезгә кисәтү. Теркәү палатасы аша үтеп тә яңа җир кишәрлекләре алынган булса, аларда штрафка тартылачак.
Күп балалы семьяларга җир кишәрлеге бирү программасы буенча Олы Кайбыч авыл җирлегендә 52 җир кишәрлеге үлчәнеп кадастр учетына бастырылды. Безнең җирлектә барлыгы 39 күп балалы семья яши һәм аларның 40 семьяга җир кишәрлеге бирелде, 24 җир кишәрлеге теркәү палатасы аша узган .
ДИНИ ТӘРБИЯ
Олы Кайбыч авыл җирлегендә яшәүчеләр Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларда, митингта актив катнаша. Барлык авылларда да Халыкара Өлкәннәр көне үткәрелде, Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә Олы Кайбыч Һәм Иске Чәчкаб авылларында ифтар мәҗелесләре узды. Агрофирма җитәкчеләрнә Юрий Георгиевич Осиповка һәм Рифкат Нуруллович Басыровка һәр бәйрәмне уздырганда иганәчелек ярдәме күрсәткән өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
2014 елның төп сәяси вакыйгасы булып 14 сентябрь көнне Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар булды. Ул безнең авыл җирлегендә зур оешканлык белән белән үтте. Безнен Кайбыч авыл жирлеге сайлауларда бик актив катнашты. Әлеге сайлауларда 99 % сайлаучыбыз катнашып 97 % сайлаучыбыз үз тавышларын “Бердәм Рәсәй” партиясенә тавыш бирделәр. Рәхмәт сезгә. 2015 үтәчәк презедент, район башлыклары һәм җирле узидәрә депутатлары сайлаулары узачак сезне барыгызныда сайлауларда кетеп калабыз без сезгә ышанабыз.
Шулай ук 30 ноябрь көнне, һәр сайлау яшенә кергән, Кайбыч авыл җирлегендә теркәлгән физик заттан 500 сум күләмендә үзара салым җыю буенча авыл халкының фикерен ишетү максатыннан референдум үткәрелде. Референдумда авыл җирлеге буенча барлыгы 92% кеше катнашты һәм шуларның 82 % ы, үзара салым акчасын җыйярга кирәк диеп уңай тавыш бирде. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, әлеге җыйналган сумма дәүләт тарафыннан 4 тапкыр артырылып кире үзебезнең авыл җирлеге бюджетына әйләнеп кайтачак һәм без җирле мәсәләләрне нәк менә шушы акча ярдәмендә чишә алачакбыз.
Кайбыч авылы буенча сайлаучылар саны:
1200 х 500сум =600 000сум
600 000сумны х 4=2 400 000сум
2 400 000 сумга +600 000 сумны =3 000 000сум
Җыелган 501 500 сум 83%
Иске Чәчкаб авылы буенча сайлаучылар саны:
342 х 500сум =171 000сум
171 000сумны х 4=684 000сум
684 000 сумга +171 000 сумны =855 000сум
Җыелган 155 500 сум 91%
Афанасьевка авылы буенча сайлаучылар саны:
90 х 500сум =45 000сум
45 000сумны х 4=180 000сум
180 000 сумга +45 000 сумны =225 000сум
Җыелган 30 000сум 66%
Симәки авылы буенча сайлаучылар саны:
60 х 500сум =30 000сум
30 000сумны х 4=120 000сум
120 000 сумга +30 000 сумны =150 000сум
Җыелган 15 000сум 50%
Әлеге җыйналган суммалар ярдәмендә агымдагы елда без хәрбер авылның зират тирәсен тотып бетерәсе иде. Калган сайлаучыларыбызда бу көннәрдә түләп бетерерләр диеп ышанып калабыз
Олы Кайбыч зиратында күпкенә эшләр башкарылды инде. Барлыгы 835 төп агач киселде 1 миллионда 2000 сумлык. Өч көн суботник оештырдык, беренче көнне әз җыелдылар ә менә өченче суботникта халык күп килгән иде бик зур рәхмәт аларга.
Кайбыч зират тирәсен тотарга, Р= 2000метр кирәк була:
Сетка панельная
Урман ягы 520метр/2,5м=208шт.х1150сум=239 200сум
Урман ягы
Ферма ягы 300метр/2,5м=120шт.х1150сум=138 000сум
Ферма ягын зурайтып булмый су ага торган ермак бар
Бэрле ягы 680метр/2,5м=272шт.х1150сум=312 800сум
Кече Кайбыч ягы 600м/2,5м=240шт.х1150сум=276 000сум
Барлыгы сеткалар саны:
208шт.+120шт.+272шт.+240шт.=840шт. Сетка кирэк булачак
Сетка алыр ечен барлыгы:
239 200сум+138 000сум+312 800сум+276 000сум= 966 000 сум акча кирэк булачак
Багана алырга:
Урман ягы 520м/2,5м=208шт.багана х 220сум=45 760 сум
Ферма ягы 300м/2,5м=120шт.багана х 220сум=26 400 сум
Бэрле ягы 680м/2,5м=272шт.багана х 220сум=59 840сум
Кече Кайбыч ягы 600м/2,5м=240шт.багана х 220сум=52 800сум
Барлыгы багана саны:
208шт.+120шт.+272шт.+240шт.=840шт. Багана кирэк була
Бэясе:
45 760сум+26 400сум+59 840сум+52 800сум=184 800сум
Зират тирәсенә кирәк акча:
Эшлэгэн ечен 1 пролет 100 сум
Барлыгы 840 пролет х 100сум=84 000сум
СЕТКА + БАГАНА + ЭШЛЭГЭН ЕЧЕН
966 000сум + 184 800сум + 84000сум=1миллион 234 мен 800сум
750 мең Сум калган акча киселеп бетмәгән агачлар бар һәм керәшен зират тирәсен тотасы бар.
Афанасьевка авылы зиратына Р=400метр:
Сетка панельная
400метр/2,5м=160шт. сетка х 1150сум= 184 000сум
Багана
400метр/2,5м=160шт.багана х 220сум=35 200сум
Эшлэгэн ечен 1 пролет 100сум
Барлыгы 160 пролет х 100сум=16 000сум
Сетка + багана + эшлэгэн ечен
184 000сум + 35 200сум + 16 000сум=235 200 сум акча кирэк булачак.
Афанасьевка 90 сайлаучы х 500сум=45 000сум х 4=
180 000сум+45 000сум=225 000сум;
Планнар 2015 елга:
- Олы Кайбыч авылында Сиреневый урамына щебенкалы юл;
- Олы Кайбыч авылының көнбатыш ягында яңа урамннар булдырылды, 10 йорт салынды газ, су, юл мәсәләсен чишәсе иде;
- Иске Чәчкаб авылында Клуб урамына щебенкалы юл, клубына ремонт, күперләрне ремонтлап бетерәсе иде;
- Симәки авылына юлны тоташтырасы иде 400метр һәм авыл өчендә
Проблемалар да булды:
- Коры җәйдә су белән тәэмин итүдә. Проблема үзебездән дә торды. Чөнки суны чикләүсез сибү аркасында кемгәдер җитми. Алайда Олы Кайбычның өске ягына яңа су чыганаклары булдырылды. Кыенлыкларны контролләп җиңдек, аларны тудырмаска торыштык. Халыкны терлек азыгы белән тәэмин итүдә. “Закиров” хуҗалыгы җир пайлары өчен түләсә дә, күпчелек халыкның үзеннән дә тора. Бөтен булган болын-тугайларны чабып алу бик мөмкин эш. Ә без сабан туе кырын да трактор белән чаптырабыз.
Халыкка карата тәкъдимнәр:
- чисталыкка омтылыш. Бәрле буйларын иң чиста матурлыкка ирешү бурычы тора. Урам-тыкырыклар, махсус контейнерлар булса да, чүп түгү урынына әйләнәләр. Ә контейнерларга, хуҗалыктан чыккан коры һәм вак чүп өчен билгеләнгән булса да, кышын – су түгеп катыру, җәен – төзелеш калдыгы, язын – көзен чыбык-чабык, бәрәңге сабы белән тутырабыз.
- Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб зиратларын да бик каты чистарту эше алып барырга тырыштык ләкин халык бик каты битарафлылык күрсәтте, хәр йорттан диееп әйтмим нәселләреннәндә килүче булмады. Киләчәктә бу эшне дәвам итәргә чакырып калам. Бигрәк тә Афанасьевка белән Симәкидә!
- Барыбызны да борчыган тагын бер мәсәлә турында әйтеп китмичә булмый. Ул – Эчкечелек.
Шундый гаиләләрне без һәр вакыт контрольдә тотарга тиеш.
Бүгенге көндә безнең авыл җирлегендә эчкечелек буенча исәптә торучылар юк, әмма эчеп урам буенча йөрүчеләр, гаиләләренә кайтып гауга чыгаручылар да кызганычка каршы юк түгел. Мондый кешеләр белән даими эш алып барыла, ләкин җитәрлек түгел. Бу эш белән хатын-кызлар советы шөгельләнсә, эш урыннарында сөйләшүләр барса, бу яман чирдән тизрәк котылыр идек.
- Күрше-күләмнең бер-беренә игътибарын арттырырга чакырам. Авыл җирлегендәге һәр йорт, һәр кеше безгә кадерле, шуңа бер-беребезне саклап яшик.
- Районда төзеклек һәм тезелеш елы иглан ителде: авылны гомүмән хәрбер урамны, хәрбер токырыкны аерым алганда хәрбер йорт тирәсен үрнәк тәртиптә тотарга тиеш булабыз. Моның өчен хәрберебезгә бик күп эшләр башкарылды.
- Олы Кайбычның үзен дә, якын-тирә авылларын да үрнәк тәртиптә тотыйк! Район үзәген дә, районның бетен авылларын да тирән тарихка, бүгенге тормышыбызга, якын киләчәккә лаек рәвешле алып барыйк!
Хөрмәтле депутатлар һәм авыл халкы!
Әлеге отчет докладында гына авыл җирлегенең
барлык эшчәнлеген дә киң яктырту мөмкин түгел.
Аны депутатлар һәм биредә катнашучылар үз
чыгышлары белән тулыландырыр, эшчәнлегебезне
тагын да яхшырту өчен фикер – тәкъдимнәрен
җиткерерләр дип уйлыйм.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!