КОТЛАУ

11 октября 2013 г., пятница
Кадерле юбилярлар Әгзам абый һәм Наҗия апа, Альберт абый һәм Сәгиря апа Сез никахка кергән көннән бирле 50 ел гомер үтеп киткән. Шушы көннән күпме юллар үттегез дә күпме сулар кичтегез. Тырмышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авырлыкларны сөйри-сөйри, бер якты көн килер дип, көттегез, өмет иттегез. Күпме сөенечләр кичердегез, күпме күңелсезлек, утлар йоттыгыз. Шул чакта да матур булды гаилә дигән парлы йортыгыз. Еллар авыр дип тормагансыз, нәсел агачын давам итеп, акыллы тәүфиклы, мәрхәмәтле, мәхәббәтле балалар үстергәнсез. Аларның игелеген күреп яшәргә язсын ходай тәгалә. 
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International