Кайбычта Рамазан ае уңаеннан ифтар мәҗлесләре уза

16 июля 2014 г., среда
Кайбычта Рамазан ае уңаеннан ифтар мәҗлесләре уза.
Изге Рамазан аенда мөселман авылларында авыз ачтыру – ифтар мәҗлесләре үткәрү безнең районда күптәннән традициягә әйләнде.
Быел да авыл җирлекләрендә авыз ачтыру мәҗлесләре үткәрелә. Шунысы игътибарга лаек, аны үткәрүдә спонсорлар, шәхси эшмәкәрләр дә  зур ярдәм күрсәтә. Шуширмәдә ураза тотучыларны, мәсәлән, изге күңелле авылдашлары Илдус Ганиев сыйлады. Чүтидә табын эшмәкәр Дамир Шәрәфетдинов ярдәме белән оештырылды. Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы, Кече Кайбыч авылларында узачак ифтар мәҗлесендә ярдәмне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин күрсәтә. Олы Кайбычта ифтар мәҗлесен 18 июльдә райондагы иң затлы кафеларның берсендә уздырырга җыеналар.
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International