
Сине шушы матур бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Саулыгың ныклы ,көннәрең кояшлы,гомерең озын ,бәхетләрең мул булсын.Киләчәктә дә йортыгызның якты аедай , җылы кояшыдай балкып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, туганнарыңның хөрмәтен тоеп гомер кичерүеңне телибез!
Мизгелләрдән тора гомер юлы
Ә тормыш ул - дәрья , уйласаң .
Диңгез кичәр өчен дәрман кирәк
Әйләнгәндә дөнья – куласаң.
Сабырлык та ,түземлек тә биргән
Ахры, ходай сиңа тумыштан.
Шуңа күрә онытылмас җырдай
Яшисең тәм табып тормыштан
Күңелең синең беркайчан да
Ару-талу хисен белмәсен
Гомер юлыңны яктыртучы
Өмет йолдызы сүнмәсен.
Туган көнең белән тәбрик итеп
Көзнең шушы матур көнендә
Бәхет шатлык куанычлар гына
Без телибез сиңа гомергә.
Шатлык сөенечләр ташламасын
Кайгы борчу башка ишек какмасын
Ходай сине барыбыз өчен дә
Күз карасы кебек сакласын.
Иң изге теләкләр белән Олы Кайбыч авыл җирлеге хезмәткәрләре!.
10 сентябрь 2014 ел.