Хөрмәтле Фәүзия Шәйхаттаровна! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез - юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел Сез. Бүген дә Сез, үзегезнең тирә- ягыгыздагы кешеләргә шатлык өләшәсез, олысына да, кечесенә дә Сез кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче. Алдагы гомер юлларыгызны шулай ук сау – сәламәт, күтәренке кәеф һәм туганнарыгыз белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын Сезгә.