Иске Чәчкаб авылында халык җыены узды

2018 елның 2 марты, җомга

28 февраль көнне Иске Чәчкаб авылында  отчет җыелышы җылы очрашу рәвешендә, оешкан төстә үтте. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Руслан Заһретдинов, “Дубрава” ҖЧҖ 3 нче филиал җитәкчесе Фирдинант Уткин, оешма һәм учреждения  җитәкчеләре катнашты.

Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Рамис Сафин Иске Чәчкаб авылы буенча узган ел үтәлгән һәм агымдагы елда планлаштырылган эшләр белән таныштырды. Шулай ук мәктәп директоры Хәсәнов Айдар, Иске Чәчкаб китапханәсе китапханәчесе Калимуллина Лилия, Иске Чәчкаб фельдшер – акушерлык пункты фельдшеры Сафина Люзия, полиция участок уполномоченные Ногманов Раил  үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International