Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг Иске Чәчкаб авылында күтәренке рухта узды.
Бәйрәмгә халык күп җыелган иде. Ә аның төп кунаклары – сугыш ветераннары, җиңүгә үз өлешләрен керткән тыл хезмәтчәннәре, ирләре сугышта һәлак булган тол хатыннар һәм сугыш чор балалары иде. Митинг сугышта батырларча һәлак булучыларны һәм аннан кайткач вафат булган батырларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте.
Ә аңа кадәр мәктәп укучылары һәм авыл халкы “Үлемсез полк” белән урамнардан үтте.
Иске Чәчкаб авылы ветераннарын Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рахматуллин исеменнән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдретдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин тәбрикләделәр.
Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребезгә багышланган бәйрәм мәктәп укучылары чыгышлары белән өстәл табыны артында дәвам итте.