Хөрмәтле Дания Акмалетдиновна! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез - юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел Сез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез.