11 август көнне Иске Чәчкаб авылында “Кичке уен” гөрләп үтте. Кичке уен җыр-моңга үрелеп, төрле уеннар белән дәвам итте. «Ак калфак» фольклор коллективы үзләренең матур чыгышлары белән авылдашларын шатландырдылар. Тухбатуллина Рәмзия үзенең тәмле коймаклары белән сыйлады. Кунаклар өчен чәй табыны әзерләнгән иде. Авыл халкы оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.