«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика хәйрия акциясе

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе 2007 нче елдан бирле үткәрелеп килә. Әлеге  акция балалары беренче сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатында хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Күп еллар үткәрелеп, матур традициягә әверелгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе аларга да Белем көнен якты, матур булып истә калдырырга булыша. Матди хәле нинди булуга карамастан, бер бала да яшьтәшләре янында үзен кимсенгән итеп хис итәргә тиеш түгел. Әлеге  акция бүген Олы Кайбыч авылында үткәрелде.

 Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы  беренче сыйныфка баручы хәр балага мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган өр-яңа букча тапшырды. Моның белән беррәттән, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналар белән яшәүче, 2-11 нче сыйныф укучылары да игътибарсыз калмадылар. Аларга мәктәп кирәк-яраклары, спорт формалары бүләк ителде. Шулай ук бу күркәм чарада  "Наз" хәйрия фондының җитәкчесе Нурания Фердобай кызы Сәйфетдинова да катнашты. Ул укучыларга чәчәкләр Һәм уку кирәк-яраклары тапшырды. Җыр, бию белән үрелеп барган әлеге чара һәркемнең күңелендә бары яхшы хатирәләр генә калдырыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International