25 нче август көнне Иске Чәчкаб авылы мәчете каршында Айрат – Фәймә, Айдар – Эльмира Хәсәновлар, Рушан – Гульнар Хузиннар, Рәмис- Глүсә Сафиннар, Ильяс- Резедә Хисамовлар гаиләләләре авыл халкы өчен Корбан ашы үткәрделәр.
Бәйрәм мәҗлесендә 80 якын мөселман кардәшебез катнашты. Корбан итеннән, сый-нигъмәттән авыз итеп, вәгазь тыңлап, дога кылып, үзара хәл-әхвәл сорашып күңелләрен сафландырды алар. Һәркем оештыручыларга рәхмәт әйтеп, өйләренә таралышты.