Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстаныбыз халкының берлеген, дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндерә. Республикабызның үсеш нигезе, уңышлары һәм чәчәк атуы нәкъ менә шуңа бәйле. Бер-беребезне аңлап һәм үзара ярдәмләшеп яшәгәнгә, без киң колачлы проектларны тормышка ашырабыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешәбез.
Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Сау-сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле-мул тормышта яшәвегезне телибез.