Олы Кайбыч авылы урта мәктәбендә Белем көне.

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Быел Олы Кайбыч авылы урта мәктәбе бусагасын беренче сыйныфка баручы 33 укучы атлап керде. Ә 11 нче сыйныфка 39 укучы барды. "Белем көне"нә багышланган тантаналы чарада Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рахматуллин һәм Башкарма комитеты мəгəриф бүлеге мөдире Илдар Шкиров катнаштылар. Альберт Илгизəр улы укытучыларга, сайлаган һөнәрләренә тугры калып, җиңел булмаган хезмәтләрендә тырыш-түзем булганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Укучыларга дүртле бишле билгеләренә генә укуларын, әти-әниләргә түземлек һәм балаларының уңышларына сөенеп яшәүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International