5 нче сентябрь көнне Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты актлар залында Кайбыч һәм Апас районнары авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркатибләре өчен Федераль мәгълүмәти адрес системасында эшләү тәртибе буенча белем бирү семинары үтте. Семинарны Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Россия Федераль салым хезмәтенең 8 нче номерлы районара инспекциясе белгечләре алып барды.