Афанасьевка авылында гомер итүче, Фаил Сәлахетдин улы Шигабеев 27 нче сентябрь көнне үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Афанасьевка авылында гомер итүче, Фаил Сәлахетдин улы Шигабеев 27 нче сентябрь көнне үзенең  80  яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Фаил Сәлахетдинович гомер буе колхозда эшләгән, күпьеллык стажы булган балта остасы.  Хәтта лаеклы ялга чыккач та, яраткан эшен ташламый, үзенең  һөнәрен яшьләргә өйрәтүне дәвам итә. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Əкраметдин кызы, Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилəсенə иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International