Иске Чәчкаб авылында гомер итүче, Зөфәр Габдулхәй улы Тазиев 02 нче октябрь көнне үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Иске Чәчкаб авылында гомер итүче, Зөфәр Габдулхәй улы Тазиев 02 нче октябрь көнне үзенең 70  яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Зөфәр Габдулхәевич гомер буе колхозда мал табибы булып эшләгән.  Хәтта лаеклы ялга чыккач та, яраткан эшен ташламый, үзенең  һөнәрен яшьләргә өйрәтүне дәвам итә. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Əкраметдин кызы, Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилəсенə иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International