Иске Чәчкаб авылында гомер итүче, Фәргат Гариф улы Гобайдуллин 05 нче октябрь көнне үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Фәргат Гарифович гомер буе колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Алар тормыш иптәше Флера апа белән бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндə балаларының, онык – оныкчыкларының игелеген күреп яшилəр. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Əкраметдин кызы, Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилəсенə иминлек теләделәр.