Бүген Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Зәкия Сибгатулла кызы Бәдертдинова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Бүген Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Зәкия Сибгатулла кызы Бәдертдинова үзенең  95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Зәкия Сибгатулловна күп еллар Олы Кайбыч авылы хастаханәсендә җыештыручы булып эшләгән. Ул кешеләргә карата һәрвакыт гадел, ярдәмчел. Тормыш иптәше белән бер ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндə Зəкия апа балаларының, онык – оныкчыкларының игелеген күреп яши.  Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы тəбриклəде. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. Россия Федерациясе Президентының шәхси котлавы һәм район башлыгы бүләге тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International