Бүген Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Әминә Гәрәфетдин кызы Габдрахманова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Бүген Олы Кайбыч авылында гомер итүче, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, Әминә Гәрәфетдин кызы Габдрахманова үзенең  95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әминә Гәрәфетдиновна Кошман авылында туып үсә.  Бөек Ватан сугышы елларында ул башкалар белән бергә Апас районының Бакырчы авылында окоп казый. Апаста хисапчы һөнәренә укып кайтып, Кошман авылы колхозында эшли. Сугыштан соң, 1946 елда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. Шул ук елны Кошман егете, Бөек Ватан сугышы ветераны, Рәхиммула белән тормыш коралар. 55 ел бергә яшәп, җиде бала тәрбияләп үстерәләр алар. Бүгенге көндә бәхетле әби кызы Гөлнур һәм кияве Рамил гаиләсендә, онык – оныкчыкларының игелеген күреп яши. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы тəбриклəде. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. Россия Федерациясе Президентының шәхси котлавы һәм район башлыгы бүләге тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International