Иске Чәчкаб авылында гомер итүче, Равилә Гәзиз кызы Хәялетдинова 16 нчы октябрь көнне үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Иске Чәчкаб авылында гомер итүче, Равилә Гәзиз кызы Хәялетдинова 16 нчы октябрь көнне үзенең  80  яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Равилә Гәзизовна 29 ел буе колхозда савымчы булып эшләгән.  Алар тормыш иптәше Сәлимулла абый белəн җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндə Равилә апа балаларының, онык – оныкчыкларының игелеген күреп яши.  Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Əкраметдин кызы, Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа җан тынычлыгы, тəн сихəте, бәрәкәтле, матур тормыш теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International