Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йортында очрашу.

2018 елның 19 октябре, җомга

Кичә, Өлкәннәр декадасы кысаларында, Олы Кайбыч авыл җирлеге делегациясе Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булып кайттылар. Кунаклар өлкәннәр белән әңгәмә кордылар, тәм-томнар белән сыйладылар. «Салават күпере» вокаль ансамбле тарафыннан интернатта яшәүчеләр өчен бәйрәм концерты оештырылды. Интернатта яшәүчеләр һәр башкаручыны җылы кабул иттеләр. Ансамбльдәге кызларга кушылып бергә җырладылар. Интернат-йорт директоры Альбина Фиратовна мондый очрашуларның анда яшәүчеләр өчен бик тә кадерле булуын билгеләп үтте, өлкәннәрнең кәефләре күтәрелә һәм аларга үзләренең ялгыз түгеллекләрен  тоярга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International