Бүген Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Зилә Камалетдин кызы Фәттахова үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2018 елның 19 октябре, җомга

Бүген Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Зилә Камалетдин кызы Фәттахова үзенең  70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Зилә Камалетдиновна 15 ел балалар бакчасында, аннан соң күп еллар Кайбыч хастаханәсендә җыештыручы булып эшли. Ул кешеләргә карата һәрвакыт гадел, ярдәмчел. Тормыш иптәше белән бер ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндə Зилә апа белән Фрат абый балаларының, оныкларының игелеген күреп яши.  Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Əкраметдин кызы, Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле, мул тормыш гаилəсенə иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International