Иске Чәчкаб авылында гомер итүче, Алсу Хәбибулла кызы Хәялиева 28 нче октябрь көнне үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Иске Чәчкаб авылында гомер итүче, Алсу Хәбибулла кызы Хәялиева 28 нче октябрь көнне үзенең 70  яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Алсу Хәбибуллаовна күп еллар колхозда дуңгыз караучы булып эшләгән.  Алар тормыш иптәше белəн ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндə Алсу апа кызы белән киявенең, оныкларының игелеген күреп яши.  Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы тəбриклəде. Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле, матур тормыш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International