Олы Кайбыч авылында гомер итүче Ирек Рәшит улы Гарифуллин 6 нчы ноябрь көнне үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ирек Рәшитович 17 елдан артык Кайбыч район эксплуатация газ хезмәтендә авария хәлендәге торгызу эшләре слесаре булып эшли. Ул үз эшенең остасы. Аны шушы күркәм бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Әкраметдин кызы тəбриклəде. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер,эшендә зурдан – зур уңышлар теләде.