Иске Чәчкаб авылында гомер итүче, Лилия Тәлгат кызы Хөсәинова 17 нче ноябрь көнне үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Лилия Тәлгатовна гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, киң күңелле, сабыр холыклы, ачык йөзле булуы белән күпләрнең ихтирамын аулаган мөгаллим генә түгел, берсеннән – берсе талантлы биш балага яраткан әни дә. Бүгенге көндə Лилия апа белән Илдүс абый балаларының, оныгының игелеген күреп, әтиләре, сугыш ветераны, Хусаинов Гарифзян Ашрафзән улын кадерлəп, хөрмәт итеп, дус, тату, үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы һәм Кайбыч муниципаль районы башлыгының Кайбыч районында ришвəтчелеккə каршы мəсьəлəлəр буеча ярдəмчесе Петухова Фəния Фəрит кызы тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилə бәхете, бәрәкәтле, матур тормыш теләделәр.