Олы Кайбыч авылында гомер итүче Фирдинә Рәшит кызы Нигматова 19 нчы ноябрь көнне үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитəкчесенең беренче урынбасары Загидуллина Эльвира Хасбатулла кызы, Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр.