Олы Кайбыч авылында гомер итүче Вәсиха Фатыйх кызы Сөнгатуллина 21 нче ноябрь көнне үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Вәсиха Фатыйховна күп еллар Олы Кайбыч авылында ипи пешерүче булып, Кайбыч районы оешкач район мәгариф бүлегендә кассир булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше белән алар хезмәт сөючән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ныклы гаилә ул - бер-береңне хөрмәт итү, аңлау һәм мәхәббәт белән яшәү. Һади Рәхим улы һәм Вәсиха Фатыйх кызы озак еллар тату гомер итәләр. Бу пар тугрылыклы гаилә һәм мәхәббәт үрнәге булып тора, шуңа күрә «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булдылар. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рəхмəтуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле, матур тормыш теләделəр.