29 нчы ноябрь көнне район мәдәният йортында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Чарада шулай ук зона муниципаль районнары башлыклары (Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш) һәм авыл җирлекләре башлыклары, кооператив җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары катнашты.
Олы Кайбыч авылы мәдәният йорты каршында агросәнәгать күргәзмәсе оештырылган иде. Анда фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителде.