Олы Кайбыч авылында гомер итүче Фәнис Харис улы Фатыхов 04 нче декабрь көнне үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Олы Кайбыч авылында гомер итүче Фәнис Харис улы Фатыхов 04 нче декабрь көнне үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Фәнис Харисович күп еллар Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгында эшли. Тормыш иптәше белән алар бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рəхмəтуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Әкраметдин кызы  һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа сәламәтлек, бәрәкәтле, матур тормыш теләделəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International