Олы Кайбыч авылында гомер итүче Рифат Габдулла улы Әхмәдуллин 05 нче декабрь көнне үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Олы Кайбыч авылында гомер итүче Рифат Габдулла улы Әхмәдуллин 05 нче декабрь көнне үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Рифат Габдуллович 27 елдан артык  "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Апас филиалы Кайбыч юл ремонт-төзелеш участогында шофер булып эшли. Тормыш иптәше белән алар ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндə балаларының, оныкларының игелеген күреп яшилəр.  Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рəхмəтуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Әкраметдин кызы  һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәрәкәтле, матур тормыш теләделəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International