Олы Кайбычта гаилә парларын хөрмәтләделәр

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

26 декабрь көнне Олы Кайбыч авылының «Рәйхан» кафесында гаилә бәйрәме, юбиляр парларны хөрмәтләделәр. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.

Очрашуга үзләренең 50, 55, 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтүче парлар килгән иде. Алар – 60 ел парлы гомер кичерүчеләр – Олы Кайбычтан Люция һәм Рифкать Гыйрфановлар, зөбәрҗәт туйга җитүчеләр – Олы Кайбычтан Сәгыйрә һәм Альберт Ярхәмовлар, алтын туйларын билгеләп үтүчеләр –Олы Кайбычтан Зилә һәм Фрат Фәттаховлар, Вәсиха һәм Хади Сөнгатуллиннар, Иске Чәчкабтан Сания һәм Илшат Галиуллиннар, Әминә һәм Назыйм Фәйзрахмановлар. Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тигезлеге теләде.

 Килүчеләргә район башлыгы исеменнән рәхмәт хаты, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International