Олы Кайбыч авылында гомер итүче Биктимир Рахимҗан улы Шакиров 30 нчы декабрь көнне үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2019 елның 3 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Олы Кайбыч авылында гомер итүче Биктимир Рахимҗан улы Шакиров 30 нчы декабрь көнне үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Биктимир Рахимҗанович 30 елдан артык тракторист булып эшләгән. Тормыш иптәше белән алар ике ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндə, кадерле дәү әти  балаларының, оныкларының һәм оныкчыгының игелеген күреп яши. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рəхмəтуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Башкарма комитеты җитəкчесенең беренче урынбасары Загидуллина Эльвира Хасбатулла кызы, Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International