Олы Кайбыч авылында гомер итүче Мәдинә Хәйдәр кызы Закирова 05 нче гыйнвар көнне үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Олы Кайбыч авылында гомер итүче Мәдинә Хәйдәр кызы Закирова 05 нче гыйнвар көнне үзенең  60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мәдинә Хәйдәровна гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, киң күңелле, сабыр холыклы, ачык йөзле булуы белән күпләрнең ихтирамын яулаган мөгаллимә. Хәтта лаеклы ялга чыккач та, яраткан эшен ташламый, “Миләшкәй” балалар бакчасында белем бирә, үзенең  һөнәрен яшьләргә өйрәтүне дәвам итә Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рəхмəтуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Әкраметдин кызы  һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәрәкәтле, матур тормыш теләделəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International