Иске Чәчкаб авылында халык җыены үтте.

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

 26 нчы гыйнвар көнне Иске Чәчкаб авылы мәдәният йорнда  халык җыены үтте.

Җыен башланыр алдыннан Иске Чәчка төп мәктәбе укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясады.  

Җыенда Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхматуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, шулай ук прокурор ярдәмчесе Руслан Байбиков, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.

Җыенда Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин Иске Чәчкаб авылында 2018 нче елда башкарылган эшләр һәм 2019 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Шулай ук Иске Чәчкап мәктәбе директоры Хәсәнов Айдар, авыл мәдәният йорты методисты Сибгатуллина Наилә, Иске Чәчкап фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Сафина Люзия, полициянең участок уполномоченные Раил Ногманов, ветераннар советы рәисе Галимулла Хуҗин үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International