Олы Кайбыч авыл җирлегендә халык җыены булып узды

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

1 нче февраль көнне Олы Кайбыч  авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхматуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Җыелучылар алдында Олы Кайбыч авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитетының 2018 елдагы эшчәнлеге һәм 2019 елга бурычлары турында Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин чыгыш ясады. Башкарылган эшләр турында шулай ук халык алдында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Рушан Хуҗин, Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рәмилә Миңнулина, халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Бәхтияр Нигъмәтуллин, ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Әлфия Гарәфетдинова, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Татьяна Хаҗова хисап тотты. Шулай ук халык алдында район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин чыгыш ясады. Ул зират территориясендә инвентарьлар кую өчен бина төзү тәкъдимен кертте, халыкны зират территориясен җыештыру буенча активрак катнашырга чакырды. Җыелышта шулай ук зират территориясендә ял көннәре өмәләр оештыру кирәклеге турында да фикер алыштылар.

Гражданнар җыенында чүп-чарны аерым җыю, елга аша  күпер салу, ябылган  кибетне ачу, үзәк урамны төзекләндерү, халыкка хәбәр итү өчен мәгълүмат стенды кирәклеге һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International