20 февраль көнне Афанасьевска авылы мәдәният йорты методисты Гүзәлия Рәшит кызы Гыймадеева үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рəхматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн район башлыгы ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы котлады. Аңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар һәм озын гомер теләде.