Бүген Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Шәмсекамал Сәлах кызы Насыйрова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Бүген Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Шәмсекамал Сәлах кызы Насыйрова үзенең  95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шәмсекамал Насыйрова Кошман авылында туып үсә.  Гомер буе Кошман авылы колхозында эшли. Тормыш иптәше Зияф абый белән 2 ул һәм 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә бәхетле әби кызы Ләлә тәрбиясендә, онык – оныкчыкларының игелеген күреп яши. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Әкраметдин кызы  һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделəр. Россия Федерациясе Президентының шәхси котлавын һәм район башлыгы бүләген тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International