Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Роза Фәйзрахман кызы Гәрәфетдинова 14 нче март көнне үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Роза Фәйзрахмановна гомер буе Олы Кайбыч мәктәбендә сәркатиб булып эшләгән. Тормыш иптәше Равил абый белән 2 ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә бәхетле әби кызы Зөлфия тәрбиясендә, балаларының игелеген күреп яши. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитəкчесенең беренче урынбасары Загидуллина Эльвира Хасбатулла кызы, Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр.