Иске Чәчкаб авылында гомер итүче Сания Сәлим кызы Вәлиахметова 09 нчы март көнне үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сания Сәлимовна гомер буе колхозда савымчы булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач, хезмәтен Иске Чәчкаб мәктәбендә пешекче булып дәвам итә. Тормыш иптәше белән 3 ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә бәхетле әби балаларының, онык – оныкчыкларының игелеген күреп яши.
Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рəхматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рәфис улы һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет теләделəр.