Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Фәгимә Сәләх кызы Әхмәдуллина 25 нче март көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Фәгимә Сәләх кызы Әхмәдуллина 25 нче март көнне үзенең  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Фәгимә Сәләховна гомер буе колхозда эшләгән. Тормыш иптәше белән алты бала тәрбияләп үстерәләр алар. Бүгенге көндә бәхетле әби балаларының, онык – оныкчыкларының игелеген күреп яши. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Әкраметдин кызы  һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделəр. Россия Федерациясе Президентының шәхси котлавын һәм район башлыгы бүләген тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International