Олы Кайбыч авылында гомер итүче, Рәмзия Лотфи кызы Закирова 07 нче апрель көнне үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитəкчесенең социалль мәсьәләләр буенча урынбасары Бикбова Фатыма Шәүкәт кызы, Олы Кайбыч авыл җирлеге Башкарма комитеты җитəкчесе Сафин Рəмис Бəгдетдин улы тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр.