Кайбыч районы прокуратурасы Чуаш Республикасында яшәүче кешегә карата законсыз поши атуы турында җинаять эшен судка җибәргән.
Кайбыч районы прокуратурасы күрше төбәкнең 29 яшьлек кешесенә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул РФ Җинаять Кодексының 258 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (законсыз ау, әгәр дә бу гамәлләр зур зыян китерсә).
Тикшерү версиясе буенча, яңа ел алдыннан, гаепләнүче, Кайбыч муниципаль районының «Барс» шәхси аучылык хуҗалыгы территориясендә, лицензиясез бер баш поши аткан.
Алга таба ул ауны күзәтү инспекторлары тарафыннан тоткарланган. Җинаятьтән зыян 400 мең сум тәшкил иткән. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше Кайбыч район судына тикшерү өчен җибәрелгән.