Кайбычта район туган көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

20 апрель көнне Олы Кайбыч авылында Кайбыч районы оешуга 28 ел тулуга багышланган бәйрәм узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рафил Ногманов һәм Илшат Гафуров, районның элеккеге башлыклары Азат Хәнифатуллин һәм Җәүдәт Гаффаров, башка мөхтәрәм кунаклар һәм Кайбыч районы халкы катнашты. Бәйрәм Олы Кайбыч авылында туган якны өйрәнү музее ачылу тантанасы белән башланып китте. Аннары тантаналы чара мәдәният йортында бәйрәм концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International