Кайбыч районы прокуратурасы 61 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 30 статьясындагы 3 өлешендә һәм 291.2 статьясының 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (ришвәт бирүгә омтылу).
Судта 2019 елның 19 мартында хөкем ителүченең Чүти авылында исерек килеш трактор белән идарә итүе һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылуы ачыкланган. Патруль автомобилендә гаепләнүче шофер административ җаваплылыктан качу максаты белән автоинспекторларга административ хокук бозу турында беркетмә төземәгән өчен алмашка 2 мең сум күләмендә ришвәт биргән. Әмма тәртип сакчылары, законсыз бүләкләүдән баш тартып, җинаятьче гамәлләренә чик куйган.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа дәүләт кеременә 7 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Суд карары закон көченә кермәгән.