Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның «Бөек Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә ел саен акчалата түләү турында»гы Указы нигезендә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыра.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча, агымдагы елның маенда, 1941-1945 еллар вакыйгаларында катнашкан Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга башка пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә башкарылачак. Татарстан Республикасында бу категориягә 1500 кеше керә, Кайбыч районында - 9 кеше.
Россия Пенсия фондының территориаль органнарына бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми, күрсәтелгән түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә башкарылачак.