8 июнь көнне Олы Кайбыч авылында халкыбызның милли бәйрәме-Сабан туе узды.
Сабантуй-ел саен үткәрелә торган татар халкының иң яраткан бәйрәме. Традиция буенча бәйрәм Кайбыч районы халкының милли колоритын чагылдыручы Авыл ишегалларында башланды. Авыл җирлекләре әзерләгән татар, рус һәм чуаш ишегалларында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны мәртәбәле кунаклар – Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандиловны, районның элеккеге башлыклары Азат Хәнифәтуллинны һәм Җәүдәт Гаффаровны, «Бәрмәнчек» фольклор коллективы директоры Артур Поляковны, башка кунакларны җыр-бию, ипи-тоз белән каршы алдылар.