Хокуксыз ау эше буенча хөкем карары чыгарылды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Район прокуратурасы Чуашстанда яшәүче 30 яшьлек Алексей Зайламовка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаять Кодексының 258 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (законсыз ау, әгәр дә бу гамәлләр аеруча зур зыян китерсә).

Суд тарафыннан 2018 елның 30 декабрендә, «Кайбыч урманчылыгы» ДКУнең Балтай участок урманчылыгы территориясендә, Татарстан Республикасы Апас районы Чирмешән авылыннан 2300 метр ераклыкта, Зайламов, аучылык байлыкларын табуга рөхсәте булмый торып, теркәлгән шома көпшәле ау коралыннан дүрт ату белән бер баш ана пошины законсыз атып үтергән.

Зайламов А. А. законсыз гамәлләре белән Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты йөзендә дәүләт аучылык фондына 400 000 сумлык матди зыян китергән.

Зайламов үз гаебен тулысынча таный һәм китерелгән зыянны каплый.

Суд аны 2 елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүдән мәхрүм итеп, 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International