Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан хәрби хезмәт үтүдән качу турында җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланды.

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы хезмәттән азат итү өчен законлы нигезләр булмаганда, хәрби хезмәт үтүдән баш тарткан 18 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд тарафыннан билгеләп үтелгәнчә, 2017 елдан ул хәрби исәптә торган һәм хәрби хезмәткә яраклы дип табылган, Татарстан Республикасы Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариатына килү турында берничә тапкыр повестка белән хәбәр ителгән.

Нихезле сәбәпләре булмый торып, хәрби комиссариатка билгеләнгән көнгә һәм вакытка килмәгән, яшәү урынын алыштырып, Магниторгорск шәһәренә киткән, хәрби хезмәткә чакырудан баш тарткан.

Суд утырышында гаепләнүче гаебен тулысынча таныды.

Суд Дәүләт гаепчесе позициясен исәпкә алып аны РФ Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлеше буенча (хәрби хезмәттән качып йөрү) җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм 15 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.

Суд карары хәзерге вакытта законлы көченә кермәгән.

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International