Бүген Олы Кайбыч авылында гомер итүче Асия Барый кызы Шакирова үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2019 елның 14 июне, җомга

14 июньдә искиткеч һәм күпкырлы кеше, зур хәрефле Педагог, сөйкемле хатын – кыз – Асия Барый кызы Шакирова үзенең юбилеен билгеләп үтә.

Асия Бариевна гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, киң күңелле, сабыр холыклы, ачык йөзле булуы белән күпләрнең ихтирамын аулаган мөгаллим генә түгел, ике улына яраткан әни дә.

 Бүгенге көндə Асия апа белән Илдар абый балаларының, оныкларының игелеген күреп, дус, тату, үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Бəдертдинова Дания Әкраметдин кызы һәм хезмәттәшләре тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилə бәхете, бәрәкәтле, матур тормыш теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International